Яңалыклар
11 апрель 2025, 11:21

Космонавтика көне белән!

12 апрельдә Космонавтика көне уңаеннан Уфадагы телебашняны бәйрәм архитектура-сәнгать яктыртуы бизәячәк.

Космонавтика көне белән!Космонавтика көне белән!
Космонавтика көне белән!

12 апрельдә Космонавтика көне уңаеннан Уфадагы телебашняны бәйрәм архитектура-сәнгать яктыртуы бизәячәк.

Телебашняның Зорге урамында урнашкан яктылык панносында «Космонавтика көне белән котлыйбыз!" дигән язу һәм бәйрәм символлары - йолдызлы күк пәрдәсе, космик ракета старты, планеталар һәм космик объектлар очышлары җирле вакыт белән 20.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Кешенең космоска беренче очышына багышланган акциядә шулай ук Русиянең барлык эре шәһәрләренең манаралары һәм мачталары катнашачак. Мәскәүдә Останкино телебашнясының медиафасадында йолдызлы күк фонында Юрий Гагарин сурәте һәм легендар "Поехали!" сурәтләнәчәк.

фото: ufa.rbc.ru

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас