Яңалыклар
11 апрель 2025, 07:26

Карлар ява, су таша...

Уфага кыш әйләнеп кайткан кебек булса да, язгы ташу бетмәде.

Карлар ява, су таша...Карлар ява, су таша...
Карлар ява, су таша...

Узган тәүлектә Система-112 чакыруларын эшкәртү үзәгенә язгы ташу белән бәйле бер хәбәр килгән. Язгы ташу куркынычы чоры башланганнан бирле барлыгы 550 мөрәҗәгать кергән. Уфа шәһәрендә һәм Чишмә районында ике хәл контрольдә тотыла.

Су биеклегенең иң югары күтәрелүе Дуван районында  Әй елгасында күзәтелә. Тәүлек эчендә су биеклеге  21 см арткан. Караидел районында Уфа елгасынд тәүлек эчендә су биеклеге шулай ук 21 см күтәрелгән. Уфа шәһәрендә Агыйдел суы тәүлек эчендә 18 см күтәрелгән.

Бер тәүлектә су күләменең кимүе Иглин районы Ләмәз елгасында күзәтелә. Ул тәүлегенә 29 см га төшкән.

Республика территориясендә томан һәм бозлавык күзәтеелә. Сак булыгыз!

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас