Яңалыклар
11 апрель 2025, 12:38

Истәлекле ун тәңкә

Тиражы берәр миллион данә.

Истәлекле ун тәңкәИстәлекле ун тәңкә
Истәлекле ун тәңкә

Үзәк банк "Хезмәт батырлыгы шәһәрләре" сериясендә 10 сумлык истәлекле тимер акчалар чыгара. Әйләнешкә Уфа, Ульяновск, Чиләбе һәм Ярославль шәһәрләренә багышланган тәңкәләр чыгарылачак. Аларның һәркайсының тиражы берәр миллион данә. Бу сериядәге тимер акчалар кыйммәтле булмаган металлардан ясала. Уфа тәңкәсендә Җиңү паркындагы тыл хезмәтчәннәренә багышланган һәйкәл сүрәтләнгән.
Уфаның 450 еллыгына Акча йорты 3 мең истәлекле көмеш тәңкә бастырган.


"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас