Яңалыклар
11 апрель 2025, 12:00

Хезмәткә китте егетләр

Республика хәрби хезмәткә озату пунктында быел чакырылучы егетләрнең беренче төркеме хезмәт үтәсе урыннарына юлланды.

Хезмәткә китте егетләрХезмәткә китте егетләр
Хезмәткә китте егетләр

Республика хәрби хезмәткә озату пунктында быел чакырылучы егетләрнең беренче төркеме хезмәт үтәсе урыннарына юлланды. 40 лап булачак солдат Волгоград һәм Әстерхан өлкәләренә коры җир гаскәрләренә китте.

Егетләрне Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, хәрби комиссар Михаил Блажевич, дин әһелләре һәм хәрби хезмәт ветераннары озатты.

Ватанга хезмәт итү – һәр ир-егетнең изге бурычы. Башкортстан егетләре үзләренең физик әзерлеге, рух ныклыгы һәм ватапәрвәрлек хисләре белән аерылып тора. Хәрби хезмәт вакыты – 12 ай. Егетләрнең барсы да хезмәтен Русия территориясендә үтәчәк. Аларны махсус хәрби операция барган зонага җибәрмәячәкләр.

Армия хезмәтенә чакырылу яше 2024 елның 1 гыйнварыннан 18-30 яшь тәшкил итә.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас