Яңалыклар
11 Апреля 2025, 11:50

Адаптив спортка ярдәм итү - өстенлекле дәүләт бурычларының берсе

11 апрельдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Рима Баталованың «Милләт яшьлеге» ХІ иҗтимагый премиясен тапшыру тантанасында мәртәбәле кунаклар белән очрашты.

Адаптив спортка ярдәм итү - өстенлекле дәүләт бурычларының берсеАдаптив спортка ярдәм итү - өстенлекле дәүләт бурычларының берсе
Адаптив спортка ярдәм итү - өстенлекле дәүләт бурычларының берсе

11 апрельдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Рима Баталованың «Милләт яшьлеге» ХІ иҗтимагый премиясен тапшыру тантанасында мәртәбәле кунаклар белән очрашты.

Алар арасында Русия Дәүләт Думасының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Олег Матыцин, Русия Федерациясе Спорт министры урынбасары Мгер Гандилян, Самара өлкәсе спорт министры Лидия Рогожинская, Олимпия чемпионнары Светлана Журова, Светлана Ишморатова, Татьяна Лебедева, Давид Мусульбес, Олег Сәитов бар иде.

«Милләт яшьлеге» иҗтимагый премиясен 2014 елда Русия Дәүләт Думасы депутаты, 13 тапкыр Паралимпия чемпионы Рима Баталова инициативасы белән гамәлгә куя. Ел саен аны Паралимпия спортын үстерүгә өлеш кертүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән спортчыларга, тренерларга һәм иганәчеләргә, шулай ук үзенчәлекле кешеләрнең социаль адаптациясе мәсьәләләрен актив яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә тапшыралар. Җиңүчеләрне «Елның алгарышы», «Чикләрсез спорт», «Паралимпия спортының өмете», «Җиңү сере», «Чемпионны тәрбияләү», «Йөрәк чакыруы буенча», «Ачык караш» номинацияләрендә билгелиләр.

Быелдан спортта уңышка ирешкән махсус хәрби операция ветераннары өчен «Безнең заман геройлары» номинациясен өстәделәр. Бүләкләү тантанасы 11 апрельдә «Башкортостан» дәүләт концерт залында узды.

Русия Дәүләт Думасы Комитеты рәисе Олег Матыцин ассызыклаганча, адаптив спортка ярдәм итү - өстенлекле дәүләт бурычларының берсе. Башкортстанда уңышлы тәҗрибәләр бар да инде. Бу мөһим тема буенча Русия Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү Советының якындагы утырышында фикер алышачаклар.

- Мин сезгә һәрвакыт рәхәтләнеп киләм һәм республиканың ничек үсүен, Сезнең, Радий Фәритович, физик культура һәм спорт мәсьәләләренә зур игътибар бирүегезне күрәм. Биредә спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудыралар. Бөтен ил, һич арттырусыз, Көрәш сарае, Фехтование үзәге – эре халыкара ярышлар өчен глобаль объектлар белән горурлана. Республикада массакүләм, адаптив спорт белән шөгыльләнү өчен инфраструктураны актив үстерү дә мөһим, - диде Олег Матыцин.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас