Яңалыклар
8 апрель 2025, 14:33

Язгы чәчү эшләре гөрли

Башкортстанның техник паркы 2025 елда 321 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы белән тутыландырылды.

Язгы чәчү эшләре гөрлиЯзгы чәчү эшләре гөрли
Язгы чәчү эшләре гөрли

 

Язгы чәчү эшләре башланыр алдыннан республикада авыл хуҗалыгы техникасы ару гына яңартылды: 2,2 млрд сумга 321 берәмлек техника сатып алдылар. 2024 ел белән чагыштырганда, 500 млн сумга күбрәк акча тотынганнар. 76 трактор, 50 җир эшкәртү, чәчү һәм урып-җыю техникасы алганнар. Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов әйтүенчә, быел язгы чәчү эшләрендә 250 агрегатка күбрәк булачак. Бу язгы чәчү эшләрен тиз арада башкарып чыгарга мөмкинлек бирәчәк.

Әлеге вакытта республикада чәчү эшләре бара. 25 районда уҗым эшкәртелә, 57,5 мең гектарда эшләр башкарылган. 19 районда җирне дымландыру эшләре башланган. 24 мең гектар мәйданда эшләр тәмамланган.

Бу чаралар РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Азык-төлек хәвефсезлеген технологик тәэмин итү” милли проекты кысаларында башкарыла.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас