Яңалыклар
8 апрель 2025, 11:14

Күргәзмәгә рәхим итегез

Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең вузара студент кампусында “ТЕХНО ИЖАД” балалар һәм яшьләр иҗатының ачык күргәзмәсе үтәчәк.

Күргәзмәгә рәхим итегезКүргәзмәгә рәхим итегез
Күргәзмәгә рәхим итегез

9 апрельда Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең вузара студент кампусында “ТЕХНО ИЖАД” балалар һәм яшьләр иҗатының ачык күргәзмәсе үтәчәк. Чара “Фән һәм техниканың актуаль проблемалары” дип исемләнгән  халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында үтәчәк һәм аны Уфа нефть техник университеты оештыра. Күргәзмә УМПОның 100 еллыгына багышланган.

  • Күргәзмәнең максаты – балалар һәм яшьләр арасында техник иҗатка кызыксыну тудыру, - ди УДНТУның яшьләр технопаркы директоры, күргәзмәнең оештыру комитеты рәисе Флүр Шәһисолтанов.

Күргәзмә оештыру идеясын мәктәп, профессиональ училищелар һәм колледж укытучылары хуплап каршы алган. Күргәзмәдә мәктәп, лицей һәм гимназия укучылары, уртача профессиональ белем бирү учреждениеләре студентлары катнашачак. Алты юнәлеш буенча үз эшләрен, проектларын 70 катнашучы тәкъдим итәчәк. Иң күп эшне Уфа, Стәрлетамак, Бәләбәй шәһәрләре һәм Уфа районы тәкъдим иткән.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас