РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы сөт һәм ит юнәлешендә тотылган терлеккә үткәрелгән молекуляр генетик экспертизаның 70 процент чыгымнарын капларга тәкъдим иткән. Хөкүмәтнең бу турыдагы карары норматив хокукый актлар проектлары федераль порталында урнаштырылган.
Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Фәрит Вәлитов әйтүенчә, 2024 елда “Иннопрактика” 3 мең баш эре мөгезле малга генетик бәя ясаган. Авыл хуҗалыгы оешмаларына чыгымнарның күп өлешен республика казнасы каплаган. Хәзер бу проектка федераль казнадан да акча бүлергә уйлыйлар.
2024 елда Петербургта үткән халыкара икътисади форумда Башкортстан Республикасы Хөкүмәте белән “Милли интеллектуаль үсеш” (“Иннопрактика” бренды астында эшли) яшь галимнәр, аспирантлар, студентларның фәнни-проект эшчәнлеген хуплаучы фонд арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. 2025 елда 471,8, 2026 елда 195, 9, 2027 елда 195,9 мең баш малга молекуляр генетик экспертиза ясалачак.
Чыганак: pravitelstvorb.ru