Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча ышаныч телефоны – 8 (347) 279-32-92.
Ул Русия гражданнарының хәбәрләрен исәпләп бару һәм кабул итү өчен оештырылган. Анда чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаганнарның, шулай ук РФ эчке эшләр органнарында эшләгән хезмәткәрләрнең җинаятьләре һәм хокук бозуларын да исәпкә алып барачаклар.
Бөтен мәгълүматны кизүдә торучы хезмәткәр кабул итәчәк. Бөтен хәбәрләр белән дә көн саен министрлык җитәкчеләре танышып барачак. Тикшерү нәтиҗәләре 30 көн эчендә почта аша җибәреләчәк.