Яңалыклар
8 апрель 2025, 05:55

Башкортстанда бал кортлары бал җыя башлаган

Бу вакытта кортлар нәрсә балы җыя соң?

Башкортстанда бал кортлары бал җыя башлаганБашкортстанда бал кортлары бал җыя башлаган
Башкортстанда бал кортлары бал җыя башлаган

Иглин районының бал кортлары эшкә керешкән дә инде.

Һәрхәлдә, районның умартачылар җәмгыяте хезмәткәрләре 7 апрельдә чәчәк атып утырган талда бал кортларын күргәннәр. һәм бу күренешне видеога да төшереп алганнар. Алар әйтүенчә, соңгы елларда кортларның бу кадәр дә иртә бал җыйганнары булмаган.

Кагыйдә буларак, тал балы бик күп сандагы яңа туган кортларын ашату өчен кулланыла. Шул сәбәпле, бу көннәрдә умартадан бал салынган кәрәзләрне алырга киңәш ителми. Шуңа да тал балы сатуга бик сирәк чыга.

Таллардан җыелган бал саргылт төстә була. Аларда чәчәк атучы тал бөреләренең үзенчәлекле тәмен тоярга мөмкин.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас