+24 °С
Яңгыр
Әлеге мактаулы халыкара исем бирелгән Уфабыз Русиядә беренче шәһәр булды. Һөнәрчеләр шәһәрләре исемлеге 2014 елда теркәлә башлады һәм хәзер аңа дөньяның 60 шәһәре керә. Аңа Иран, Һиндстан, Кытай, Казахстан, Үзбәкстан һәм башка илләр шәһәрләре кергән.
Бәяләмә бирү өчен Уфага Бөтендөнья һөнәрмәннәр советы делегациясе килеп китте. Яңа исем шәһәр үсешенә көчле стимул бирәчәгенә ышанам, дип язып чыкты Телеграм-каналда Уфа шәһәре мэры Радмир Мәүлиев.