Бүгенге иртә кайгылы хәбәрдән башланды. Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимовның әнисе вафат булган...
Бу хакта җырчы үзенең “ВКонтакте” социаль челтәрендә хәбәр иткән. “Хуш, Әнкәй, тыныч йокла...” дип язган ул.
“Әнкәйләр дә китә...”, “Югалтулар нык авыр әниләрне, әтиләрне, син Әниеңә нык охшагансын”, “Хәтта елап жибәрдем, шундый талантлы артист – ул үстергәнегез өчен рәхмәт Сезгә” дигән кайгы уртаклашулар калдырган Айдар Гани улының язылучылары.
Бибинур апаның урыны оҗмахта булсын.
Гаиләсенең, туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.