Яңалыклар
4 апрель 2025, 06:19

Елгаларның ярсулары басылмаган әле

Хәл-вакыйгалар контрольдә тотыла.

Елгаларның ярсулары басылмаган әлеЕлгаларның ярсулары басылмаган әле
Елгаларның ярсулары басылмаган әле

"Система-112" мөрәҗәгать итүләрне эшкәртү үзәгенә үткән тәүлекләрдә су басу турында бер генә хәбәр килгән. Әлеге вакытларда 4 муниципаль берәмлектә 5 вакыйга контрольдә тотыла. Алар: Уфа шәһәре, Белокатай, Нуриман һәм Чишмә районнары.
Су түбәндәге урыннарда арткан:
⬆️ Нуриман районының Красная Горка авылы янындагы Караидел елгасында су тәүлек эчендә 60 сантиметрга арткан. Әлеге дәрәҗәсе - 382 см.
⬆️ Салават районының Чулпан авылындагы Йөрүзән елгасы тәүлек эчендә 43 см.-га күтәрелгән, әлеге мәлдә 289 см тәшкил итә.
⬆️ Стәрлетамак районының Отрадовка авылындагы Стәрле елгасы су тәүлек эчендә 34 см.-га арткан, әлеге вакытта - 339 см.
⬆️ Белорет районының Ар ташы авылы янындагы Агыйдел елгасында су тәүлек эчендә 13 см.га күтәрелгән. Әлеге дәрәҗәсе - 245 см.
Су китүе күзәтелгән урын:
⬇️ Чишмә районының Бочкарево авылы янындагы Дим елгасында су күтәрелүенең әлеге дәрәҗәсе 327 см тәшкил итә. Тәүлек эчендә 5 см.га кимегән.
Республика сулыкларында күзәтү эшләре дәвам итә. Йомагуҗа, Павловка һәм Нөгеш сусаклагычлары су тулу режимында эшли. Хәл-вакыйгалар контрольдә тотыла.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас