Яңалыклар
4 апрель 2025, 18:00

Армиягә язгы чакыру башланды

Армия хезмәтенә чакырылучы егетләр хәрби операция зонасына җибәрелмәячәк.

Армиягә язгы чакыру башландыАрмиягә язгы чакыру башланды
Армиягә язгы чакыру башланды

Армия хезмәтенә чакырылучы егетләр хәрби операция зонасына җибәрелмәячәк. БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов республика муниципалитетлары киңәшмәсендә шулай дип белдерде.
Мәгълүм булуынча, 1 апрельдән Русиядә армиягә язгы чакыру башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Армиягә китүчеләрне җыелу пунктларыннан апрель уртасында озату башланачак. Хезмәт итү вакыты элеккечә 1 ел тәшкил итә.
2024 елның 1 гыйнварыннан армиягә алу яше 18 дән алып 30 яшькә кадәр билгеләнгән иде.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас