Яңалыклар
3 апрель 2025, 13:51

Марат Хөснуллин шәһәр мохите сыйфаты индексы турында үз фикерен әйтте

Башкортстанда барлык шәһәрләр дә яшәү өчен уңайлы дип танылды.

Автор фотосы.Автор фотосы.
Автор фотосы.

Марат Хөснуллин шәһәр мохите сыйфаты индексының әһәмияте турында сөйләде.

Шәһәр мохите сыйфаты индексы – муниципаль һәм төбәк хакимиятләре өчен дә бик файдалы корал. Аның ярдәмендә алар ил халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән алдагы эш юнәлешләрен билгели ала. Бу хакта Русия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин белдерде.

Исегезгә төшерәбез, кичә 2024 елда шәһәр мохите сыйфаты индексын исәпләү нәтиҗәләре билгеле булды. Аның буенча илнең уңайлы шәһәр мохите булган шәһәрләре саны 920гә кадәр арткан. Башкортстанда яшәү өчен барлык шәһәрләрне дә беренче тапкыр уңайлы дип таныдылар. Шул ук вакытта Уфа шәһәр мохите сыйфаты буенча миллионлы шәһәрләр арасында беренче 5леккә керде.

Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, Русиядә 2019 елга карата шәһәр мохите сыйфатының уртача индексы үсеше инде 30 процент тәшкил итә.

– Барлык исәп-хисаплар артында конкрет парклар, скверлар, аллеялар, яр буйлары, җәмәгать киңлекләре һәм ишегаллары тора, алар буенча шәһәр халкы көн саен йөри яки уза. Конкрет шәһәрнең гомум йөзе, – ди Марат Хөснуллин.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас