2024 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстанның барлык шәһәрләрен яшәү өчен уңайлы дип таныганнар.
Русия Төзелеш министрлыгы илнең 1116 шәһәре өчен индексны исәпләде. Моның өчен 36 параметр исәпкә алынган, алар – төзекләндерү, иминлек, уңайлы мохит һәм башкалар.
“Бу без максатка ирештек дигән сүз түгел. Әле эшлисе эшләр аз түгел”, – диде шәһәр мохите сыйфаты индексы турында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
6 ел эчендә республикада 8,2 млрд сумлык 806 иҗтимагый территория төзекләндерелде.
“Башкортстанның барлык шәһәрләрен яшәү өчен уңайлы дип тану – безнең республика җитәкчелеге һәм муниципаль хакимиятнең планлы эше нәтиҗәсе”, – дип саный Дәүләт Думасы депутаты Павел Качкаев.
Шәһәр мохите сыйфаты индексы һәр аерым шәһәрдә үзгәрешләр динамикасын күзәтү өчен дә эшләнә. 2018 елда республикада яшәү өчен уңайлы мохит булган 6 шәһәр бар иде, 2023 елда – 17, ә 2024 елда беренче тапкыр 21 шәһәр керде. Безнең Уфа шәһәр мохите сыйфаты буенча миллионлы шәһәрләр арасында 5нче урынны алды.
Башкортстан шәһәрләре күпме балл җыйган һәм уңайлы мохитле шәһәрләр саны ничек үзгәргәнен карточкаларда күрергә мөмкин.