Адреслы социаль ярдәм программасы аша социаль контракт төзеп, үз эшен аз керемле дип танылган гаиләләр ача ала. Әлеге механизм Башкортстанда 2020 елдан бирле гамәлгә ашырыла.
- Гражданин социаль контрактта күрсәтелгән барлык пунктларны үтәргә бурычлы. Программа кысаларында 350 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин. Узган ел бу мөмкинлектән 1211 кеше файдаланган. Ел башыннан эшмәкәрләр сафын тагын 316 кеше тулыландырды, - ди Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.
Аның кысаларында тегү ательелары, матурлык салоннары, бухгалтерлык, белем бирү һәм юридик хезмәтләр төп һәм популяр эшчәнлек төрләре булып кала, авыл халкы терлекчелек өлкәсендә үз эшләрен үстерүгә социаль контрактлар төзи. Моннан тыш, АСПК кешегә, әгәр бизнес алып бару өчен аңа өстәмә белем кирәк булса, 30 мең сумга кадәр бәяле курслар узарга мөмкинлек бирә.