Башкортстанда язгы ташу белән бәйле рәвештә гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 525 хәбәр килгән.
2 районда һәм 1 шәһәрдә 4 хәл контрольдә тотыла. Анда 5 йорт яны территориясен (Азау авылы) һәм 2 юл участогын, шулай ук 1 күперне су баскан.
Контрольдә калалар:
Язгы ташу куркынычы чоры башланганнан бирле барлыгы 52 вәзгыять контрольдән алынды. Зыян күрүчеләр юк. Бөре шәһәре һәм Благовещен районының Андреевка авылы тирәсендә Агыйдел елгасында су арту дәвам итә. Тәүлеккә -23 сантиметр. Шулай ук Бакалы районының Нагайбак авылы янында су күтәрелү дәвам итә.
27 март көнне Дуван районының Мәсәгут авылы янында Әй елгасында 4 урында боз шартлатылды. Башкортстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре республиканың су объектларындагы хәлләрне тәүлек буе күзәтеп тора.