Башкортстанда майлы культуралар чәчүлекләре кыскарган.
Быел республика хуҗалыклары майлы культуралар чәчү мәйданнарын 6,5 тапкырга (!) кыскарткан. Моны район хакимиятләре мәгълүматларыннан күреп була. Мондый карарны алар узган елларда майлы культураларны артык җитештерү кризисына бәйле кабул иткән.
Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр итүләренчә, быел майлы культураларны 62 мең гектарда чәчү планлаштырыла. Атап әйткәндә, көнбагыш – 20 мең гектарга, соя 20 мең гектарга, бөдрә җитен 22 мең гектарга чәчеләчәк.
Чагыштыру өчен: 2024 елда майлы культуралар 478 мең гектарга чәчелгән иде: 314 мең гектарда – көнбагыш, 71,4 мең гектарда – җитен, 19 мең гектарда – соя һәм 58 мең гектарда рапс үсте.
2023 елда әлеге культуралар 407 мең гектарны биләде. Ә 2022 елны алсак, аларның мәйданнары 3 миллион гектарда җиткән иде: 290 мең гектарда – көнбагыш, 50 мең гектарда – җитен, 22 меңендә – рапс, калганнарында соя һәм горчица үсте.
Заман үз таләпләрен куя шул.