Башкортстанның Чишмә районында Феня кушаматлы кәҗә 7 бәрән тудырган. Кәҗә бәтиләре 21 мартта туган. Кызганычка, аларның берсе тугач ук үлгән. Ә 4 кыз һәм 2 малай бәрән бик матур булып үсеп киләләр дип хәбәр итә район гәзите.
Арслан авылында яшәүче Олег Борисяк 15 ел инде кәҗәләр асрый. Ул 40 ел буе ветеринария табибы булып эшләгән. Әмма мондый үрчемне беренче мәртәбә күрүе икән.
“Феняның корсагы бик зур иде, кәҗә бәтиләренең берничә булачагы аңлашыла иде. Мин хәтта ветеринар табибыбызны алдан ук чакыртып, кәҗәне күрсәттем. Ул тиздән үрчем көтәргә кушты. Феняга кәҗә бәтиләрен тудырырга җиңел булмады, мин аңа ярдәм иттем, әммә соңгысы инде яшәрлек хәлдә түгел иде, кызганычка каршы. Бишесе ак төстә. Хәер, кәҗәбез үзе дә ак”, – дип сөйләгән хуҗа кеше.
– Мин кәҗә бәтиләрен чиратлап ашатам һәм утардан әниләре янына чыгарам, югыйсә кемне ашаткан-ашатмаганыңны бутарга да мөмкин, – ди Олег Владимирович. – Барысы да бертөрле, аерып булмый диярлек. Барлык кәҗә бәтиләре кебек үк, алар да бик җитез һәм хәрәкәтчән. Элек ярты сәгать эчендә эшләрне башкарып чыга идем, ә хәзер сәгать ярым чамасы монда алар белән мәш киләм.
Шуны әйтергә кирәк: моңа кадәр илдә 5 кәҗә бәтие туу очраклары гына теркәлгән, гадәттә кәҗәләр 2-3 бәрән китерә.
“7 кәҗә бәтие туган бердәнбер очрак Америкада теркәлгән, шуңа күрә Феня – дөньяда икенче рекордсменка” дип яза район гәзите. Ә илдә – беренче!