Монополиягә каршы федераль хезмәт 10-18 яшьлек пассажирлар өчен ерак юлга чыкканда билет сатып алганда ташлама ясауны даими рәвештә калдырырга уйлый. Хөкүмәт кушуы буенча карарлар проектлары эшләнгән. Документларга ярашлы, бу ташламалар пассажирның кайда укуына карамастан биреләчәк. Бердәнбер шарт – пассажирның туу турында таныклыгын күрсәтергә кирәк булачак.
Әлеге вакытта биш яшькә кадәрге балалар гына аерым урын биләмәсә бушка йөри алалар. 10 яшьтән кечерәк булган балаларга балалар тарифы каралган, ул олылар билетының 35 проценттан алып 70 процентына кадәр тәшкил итә.
Чыганак: mgazeta.com
Фото: m.5-tv.ru