Яңалыклар
21 март 2025, 05:26

Язгы ташкыннар ярсый

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының бүген иртәнге 6 сәгатькә мәгълүматлары.

Язгы ташкыннар ярсыйЯзгы ташкыннар ярсый
Язгы ташкыннар ярсый

Ташкын башланган вакыттан алып министрлыкка 468 мөрәҗәгать булган.
Су басуына бәйле 15 райондагы 21 вакыйга (тәүлек эчендә 9-га арткан) контрольдә тотыла. 276 йорт участогы (тәүлек эчендә 109-га арткан), 107 йорт , 14 автомобиль юлы, 1 күпер контрольгә алынган.
Барлыгы 20 шартлату эшләре булган (шуларның 4-се Азовода, 16-сы Тәвәкәчтә), 600 кг шартлату матдәсе кулланылган. Боз агымы мониторингы башкарыла. Бүген, ягъни 21 мартта, Мәсәгут авылы янындагы Әй елгасында шартлату эшләре планлаштырылган.
Ташкынны монторинглау һәм контрольдә тоту өчен республика территориясендә 158 кеше һәм 97 берәмлек техника эшлиячәк.
Барлыгы 204 кеше эвакуацияләнгән. Вакытлыча яшәү пунктына 62 кеше урнаштырылган. 142 кеше туган-тумачаларына күчкән.
Охлебинино авылы янындагы Агыйдел елгасында су - 280 см, Уфада - 90 см. Ляхово авылы янындагы Өршәк елгасында - 107, Глуховский авылы янындагы Сим елгасында - 97, Чулпан авылы янындагы Йөрүзән елгасында су 176 сантиметрга күтәрелгән.
Аерым контроль астында:
Архангель районының Азово авылындагы Инҗәр елгасында су 485 сантиметр тәшкил итә. Үткән тәүлектә 1 метрга кимегән.
Архангель районының Тәвәкәч авылы яныннын аккан Инҗәр елгасы 240 сантиметрга күтәрелгән. Тәүлек эчендә 30 сантиметрга кимегән.
Малояз авылында һәм Салават районының Калмаклар авылында Йөрүзән елгасында 10 -11 километр озынлыгындагы боз бөкесе хасыйл булган. Беренче Иделбай һәм Икенче Иделбай авыллары яныннан аккан Йөрүзән елгасында шулай ук - боз бөкесе.
Ташкын тотрыкланган 20 очрак контрольдән төшерелгән.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас