Яңалыклар
20 Марта 2025, 07:32

Солдатлар китә хезмәткә

Армия хезмәтенә язгы чакырылыш-2025тә солдатларны берничә яңалык көтә...

Солдатлар китә хезмәткәСолдатлар китә хезмәткә
Солдатлар китә хезмәткә

Армия хезмәтенә язгы чакырылыш-2025тә солдатларны берничә яңалык көтә: альтернатив хезмәт үтәр өчен һөнәрләр исемлеге киңәячәк, электрон повесткалар киң кулланылачак һәм призывникларның бердәм реестры эшли башлаячак.

 Моңардан тыш, хәрби комиссариатларга армиягә хезмәткә яраклы дип табылган, әмма хәрби частьларда урын булмаганлыктан чакырылмый торган егетләрне армиягә җибәрү хокукы бирелә. чакырачаклар.

Дәүләт Думасының оборона буенча комитеты рәисе Андрей Картаполов әйтүенчә, яңа закон проекты призывникларның һәм военкоматларның тормышын җиңеләйтергә тиеш. Шул ук вакытта дәүләт казнасына һәм сәламәтлек саклау системасына булган йөкне азайтачак.

Фото: kaltasy-zarya.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас