20 март – Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның туган көне. Быел да ул туган көнен Русия Герое Максим Серафимов исемендәге “Патриот” хәрби-патриотик паркында үткәрә.
Бу көннәрдә биредә “Ир-егетләр сөйләшүе” республика профильле сменасы уза. Анда 400гә якын бала – хәрби-патриотик клубларда катнашучылар һәм “Юнармия” бөтенрусия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлегендә тәрбияләнүчеләр, шулай ук исәптә торучылар чакырылган.
Радий Хәбировтан туган көндә кайдан рух күтәренкелеге аласыз дип сораганнар. Ул болай дип җавап биргән:
– Мин туган көнемне икенче тапкыр “Патриот” паркында бөтен Башкортстаннан килгән яшь егетләр белән каршылыйм. Бу – минем аңлы карарым һәм минем сайлавым. Чөнки бу егетләр – безнең балаларыбыз, безнең киләчәгебез. Һәм мин туган көнемдә эшли алган иң яхшысы – алар белән тормыш тәҗрибәмне, ир-атның нинди булырга һәм нәрсә эшләргә тиешлеге турындагы шәхси күзаллауларымны уртаклашу булыр дип уйладым. Һәм мин моннан ләззәт алам: мине һәркем котлаган көнне мин шатлыгымны, җылы хисләремне шушы егетләр белән уртаклашам.
Очрашу урыны итеп “Патриот” паркы юкка гына сайланмаган: бу – булачак ир-атларның характеры формалашу өчен иң уңайлы мәйданчык. Советлар Союзында үскәннәрнең барысы да “Зарница” уенын хәтерли. Республика Башлыгы сүзләренчә, нәкъ менә “Патриот”та хәрби-тактик уеннар өчен шартлар тудырылган.
– Монда без мондый уеннар үткәрү өчен максималь шартлар оештырабыз: пилотсыз очкычлар оча, тактик медицинаны өйрәнү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Егетләр курс уздылар, чын ир-ат белергә тиеш булган ниндидер база әйберләрен үзләштерде. Алар биредә булган бу биш көн эчендә тормыш өчен файдалы күнекмәләр алырлар дип ышанам, – диде Радий Хәбиров.