Бүген, 20 март көнне, Русия Герое Максим Серафимов исемендәге “Патриот” хәрби-патриотик паркында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Ир-егетләрчә сөйләшү” профиль сменасында катнашучылар белән очрашты.
Төбәк җитәкчесе әйтүенчә, “Патриот” паркына килүче егетләр бик яхшы әзерлек мәктәбе узалар.
– Без сезгә ирләр һәм Ватанны саклаучылар буларак карыйбыз. Шуңа биредә башлангыч хәрби әзерлек, беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен алу өчен бөтен шартлар тудырылган. Тормышыгызда төрле хәлләргә әзер булыгыз, – диде Радий Хәбиров. – Моннан тыш, биредә сез илебезнең хәрби тарихы, безнең геройлар турында белем аласыз. Болар барысы да сезнең Русиянең лаеклы гражданнары булып үсүегез һәм Ватаныбыз белән горурлануыгыз өчен бик мөһим.
Башкортстан Башлыгы шулай ук балаларга укуларын уңышлы тәмамлауларын һәм киләчәктә тормышта үз юлларын сайлауларын теләде.
– Хәзер сез зур тормышка әзерләнәсез һәм киләчәктә республикабыз һәм илебез үсешен тәэмин итәчәксез. Бу вакытта яхшы укырга, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк, – диде Радий Хәбиров. – Үз вакытыгызны бүлүгә сакчыл карарга тырышыгыз һәм, һичшиксез, өлкәннәрне тыңлагыз.
Очрашу вакытында Радий Хәбиров сменада катнашучыларның сорауларына тулы җаваплар бирде.