Яңалыклар
20 март 2025, 07:02

“Белем. Премия”нең яңа сезоны башлана

Мәгърифәт таратучыларны бәйгегә чакыралар.

“Белем. Премия”нең яңа сезоны башлана“Белем. Премия”нең яңа сезоны башлана
“Белем. Премия”нең яңа сезоны башлана

Русиянең “Белем” җәмгыяте илнең “Белем. Премия” төп мәгърифәт бүләгенең бишенче сезонын башлап җибәрде. Гаризалар 2025 елның сентябренә кадәр рәсми сайтта кабул ителә: https://vk.cc/cJ0lkv

Бишенче сезонда бүләк 18 номинациядә, шул исәптән берничә яңасында тапшырылачак. Әйтик, 2025 елда Русия Президенты Указы белән игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына махсус “Ватанны саклаучыларның батырлыклары турындагы хәтерне саклауга керткән өлеше өчен” номинациясе булдырылды. Анда иң яхшысы исеменә Ватанны саклаучыларның батырлыкларын, илебезнең героик үткәнен һәм бүгенгесен популярлаштыручы, шулай ук тарихи хәтерне саклауга һәм патриотизм тәрбияләүгә ярдәм итүче мәгърифәтчелек проектлары һәм мәгърифәтчеләр дәгъва итә алачак.

2025 елда төп мәгърифәтчелек бүләге шулай ук беренче тапкыр “Традицион кыйммәтләрне саклауга өлеш керткән өчен”  номинациясендә тапшырылачак – аңа мәгърифәтчеләр һәм традицион кыйммәтләрне саклауга һәм популярлаштыруга, шулай ук гаилә институтын ныгытуга юнәлдерелгән инициативалар дәгъва итә алачак.

Моннан тыш, премия кысаларында беренче тапкыр төбәк этабы узачак, аның ярдәмендә үз төбәгендә мәгариф үсешенә сизелерлек йогынты ясаган мәгърифәтчелек проектлары һәм мәгърифәтчеләре җирле дәрәҗәдә билгеләнәчәк.

“Белем” җәмгыятенең Күзәтчелек советы рәисе Сергей Кириенко әйтүенчә, белем һәм дөреслекне таратучы кешеләрнең саны арта һәм аларның җәмгыятьтә абруе үсә бара.

Исегезгә Төшерәбез, “Белем. Премия” – илнең төп мәгърифәтчелек бүләге, ул 2021 елда Русиянең “Белем” җәмгыяте тарафыннан булдырылды. Ул педагогларның, авторларның, блогерларның, фәнне популярлаштыручыларның һәм башка мәгърифәтчелек эшлеклеләренең казанышларын тану өчен, шулай ук төрле өлкәләрдәге мәгърифәтчелек проектларын һәм компанияләрен билгеләп үтү өчен кирәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас