Иртәгә Уфада “АгроКомплекс” халыкара күргәзмәсе һәм Агросәнәгать форумы старт ала.
Илнең иң эре агросәнәгать вакыйгасы Башкортстанда 35нче мәртәбә уза. Ул “Экспо” күргәзмә комплексында 21 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Күргәзмәне ачу тантанасы кысаларында уникаль роботлаштырылган ферманы һәм авыл хуҗалыгы техникасын сату һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча яңа дилерлык үзәген ачу тантанасы булачак.
– Күргәзмәдә Русиянең 40 төбәгеннән һәм чит илләрдән якынча 380 компания катнашачак, – ди Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. – Агросәнәгать комплексы продукциясенең, технологияләренең һәм хезмәтләренең тулы спектры тәкъдим ителәчәк. Катнашучылар 4 залда һәм урам экспозициясендә урнашачак. Күргәзмә комплексы каршындагы ачык мәйданда берьюлы 150 заманча авыл хуҗалыгы техникасы тәкъдим ителәчәк.
Чара кысаларында шулай ук Башкортстанның азык-төлек җитештерүчеләренең “Фермер авылы” ярминкәсе дә оештырыла. Анда 50дән артык крестьян-фермер хуҗалыгы һәм кооперативлары катнашачак.
Төбәк аграр ведомствосы башлыгы әйтүенчә, форумның төп вакыйгасы – пленар утырыш. Эшлекле программасы да бай булачак, тоташ Русиядән һәм дус илләрдән 300дән артык спикер катнашлыгында 25 тармак секциясе узачак. Катнашучылар агросәнәгать комплексының төп юнәлешләре буенча фикер алышачак. Авыл хуҗалыгына ясалма интеллект һәм цифрлы инновацияләр кертү, үсемлекләрне яклау чараларын куллану, җирләрне мелиорацияләү, үзебезнең кошчылык казанышлары, шулай ук хәләл продукция базарын үстерү перспективалары, авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча сөйләшүләр үтәчәк.
Моннан тыш, яшьләр өчен аерым программа, инновацион технологияләр буенча конференцияләр һәм тармак секцияләре каралган. Традиция буенча, форум кысаларында күргәзмәдә катнашучылар арасында 4 һөнәри конкурс узачак.
Форумда Көньяк Африка, Латин Америкасы, Кытай, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстаннан кунаклар катнашуы көтелә.