Бөтендөнья татар конгрессының төбәк вәкиллеге тарафыннан “Бәдән ни дәшә?” проектында “Ураза. Тән һәм рух сәламәтлеген саклау” темасына сөйләшү оештырылды. Ураза тотканда ничек дөрес тукланырга? Ач тору сәләмәтлеккә нинди йогынты ясый? Кемнәргә ураза тотарга киңәш ителми? Укол кадату, дару эчү – ничек алтын уртаклык сайларга? Шушы һәм башка бик күп сорауларга медицина фәннәре кандидаты, гастреэнтеролог, педиатр Гөлназ Вахитова җавап бирсә, уразаның кешенең эчке дөньясына ничек тәэсир итүе, уй-фикерләрне, күңелне чиста тоту серләре турында клиник һәм практик психолог Филүс Яхин сөйләде.