Уфада Черниковка заводы янындагы нефть продуктларына эләккән аккошны коткаралар.
Ап-ак кошның һәр каурые диярлек кара төскә манчылган булган. Шундый килеш аны кешеләр күреп алган. Ярдәмгә Росприроднадзор белгечләре, экологлар һәм волонтерлар килгән.
Аккошны врач-орнитолог караган һәм исән калу мөмкинлеге бар, дигән. Ветеринарлар кошның тернәкләндерү үзәгеннән соң тереләчәген әйтәләр. Анда бичара кошка витаминнар бирәчәкләр һәм уколлар ясаячаклар.
P.S. “Пин и Пуф” кыргый җәнлекләрне реабилитацияләү үзәгендә кичә Черниковка бистәсендә сәнәгать оешмасы янында нефть продуктларына эләккән аккошның хәле турында хәбәр иттеләр.
“Әлеге сәгатькә аккош исән. Аркасын һәм канатларының бер өлешен чистарттык. Башына тимәдек әле”, – диелә хәбәрдә.
Белгечләр кошны 3 этап буенча чистарту хакында сөйли.
“Бераз ял итәргә мөмкинлек бирәбез дә, янә чистарта башлыйбыз. Ашату һәм дарулар бирүне дә онытмыйбыз. Гомумән алганда 3-5 тәүлек дәвамында шушы эшләрне башкарырга кирәк, әгәр кош иән калса”, – диләр “Пин и Пуф” үзәгендә.
Чыганак: Mash Batash Telegram-каналы.