14 март көнне Уфа районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Сәнәгатьне үстерү буенча республика советының беренче утырышын үткәрде. Элегрәк төбәк җитәкчесе әлеге институтны булдыру турында Указга кул куйган иде, ул сәнәгать сәясәтенең нәтиҗәлелеген арттырырга һәм илнең милли максатларын тормышка ашыруны тәэмин итәргә тиеш.
Совет утырышы «Зубово» технопаркы мәйданчыгында узды. Анда Русия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары, Совет рәистәше Иван Куликов, профильле федераль ведомстволар һәм үсеш институтлары җитәкчеләре, шулай ук Башкортстанның һәм илнең әйдәп баручы предприятиеләре вәкилләре катнашты.