Яңалыклар
14 март 2025, 03:53

“Арт-Корылтай” эшен башлады

Мәдәни форум эшендә мәдәният эшлеклеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре, дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, мәртәбәле кунаклар катнаша.

“Арт-Корылтай” эшен башлады“Арт-Корылтай” эшен башлады
“Арт-Корылтай” эшен башлады

Кичә башкалада “Арт-Корылтай” V халыкара мәдәни форум башланды. Ул 2021 елдан бирле республика Башлыгы Радий Хәбиров ярдәме һәм аның шәхсән катнашуы белән ел саен үткәрелә. "Арт-Корылтай" мәдәниятне үстерү буенча фикер алышу өчен илдә иң эре мәйданчыкларның берсенә әйләнде.

Мәдәни форум эшендә мәдәният эшлеклеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре, дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, мәртәбәле кунаклар катнаша.

Форум БР Мәдәният министрлыгы коллегиясенең утырышы белән башланып китте. Анда республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, оештыру комитеты җитәкчесе Урал Килсенбаев, Дәүләт думасы депутаты Эльвира Аеткулова да катнашты.

-Русия Мәдәният министрлыгының төрле рейтингларында безнең республика иң яхшы төбәкләрнең бишлегенә керә. Бу казанышлар безнең өчен бик мөһим, һәм без үзебезнең мәдәният өлкәсе белән горурланабыз",-диде Урал Килсенбаев.

БР мәдәният министры Әминә Шәфыйкова «Мәдәният» милли проектына йомгак ясады.

Чарада катнашучылар «Финанс иминлеге – тармакны тотрыклы үстерү нигезе» секциясе һәм "Мәдәният өлкәсендә социаль проектлау: грантка кадәр 5 адым" стратегик сессиясендә актив эшләделәр.

Фото: Валерий Шахов

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас