Барлык яңалыклар
Яңалыклар
13 март , 12:17

Ташкын иртә килә, диләр...

Быел нинди булыр ул?

Автор фотосы.
Автор фотосы.

Быел яз иртәләмәкче. Һәрхәлдә, соңгы көннәрдә һава температурасы “+” билгелесе белән тора. Бу март ае өчен аномаль күренеш, әлбәттә. 

Гомумән алганда, быелгы кыш болай да артык салкын булмады. Кайсыбер көннәр хәтта артык җылы булып, кар шактый гына басылды. Башгидромет мәгълүматы буенча, Агыйдел бассейнында туфракның туңу тирәнлеге уртача 24-27 сантиметр тәшкил итә, бу нормадан 10-20 сантиметрга кимрәк. Республика елгаларында бозның калынлыгы бертөрле түгел һәм, урынына карап, 20-62 сантиметр дип бәяләнә, бу нормадан 15-40 сантиметрга азрак. Боз катламы әллә ни калын булмагач, быел елгалар иртәрәк ачылачак, диләр. Димәк ташкын да иртәрәк башланачак. Әмма ул быел бик көчле булмас, ахры. Туфрак артык нык туңмагач, кар суының күп өлеше җиргә сеңәчәк.

Якынча бәяләүләр буенча, Агыйдел һәм Урал елгаларында суның максималь дәрәҗәсе – нормага якын, Караидел елгасында нормага якын һәм югарырак булачак. Ташкын турында 25нче марттан соң гына төгәл фаразлап булачак ди республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов. 20 мартка кадәр республиканың 9 эре сусаклагычында (Юмагуҗа, Туймазы, Ярмәкәй, Шаран, Таналык, Акъяр, Бозаулык, Юшатыр, Куергазы) кар катламы күләме турында мәгълүмат алыначак.

Ташкын зур булмаса да, аны хәвефсез үткәрү хәстәрен күрү барыбер кирәк. Бу уңайдан Башкортстанда язгы ташуны имин генә үткәреп җибәрү буенча эшләр башланды. Нияз Фазылов әйтүенчә, гидротехник корылмаларга инвентаризация үткәрелгән, барлыгы 524 объект ачыкланган. Корылмаларның күпчелеге, ягъни 79 проценты  – муниципалитетлар милкендә.

Эре гидротехник корылмаларга аерым игътибар бирелә. Республика милкендәге 27 корылма Экология министрлыгы карамагында тора. Алар барысы да канәгатьләнерлек хәлдә һәм ташкынга әзер. 10 миллион кубометрдан артык күләмле 9 сусаклагычның эш режимы Кама бассейны су идарәсе раслаган график нигезендә оештырылган. Су дәрәҗәсе кышкы минималь күрсәткечләргә кадәр төшерелгән. Моннан тыш, 2025 елда Юмагуҗа гидроузелына капиталь ремонт башлау планлаштырыла, ул 2028 елда тәмамланачак.

Шулай ук кешеләр үзләре дә язгы суга әзер булырга тиеш. Су юлы торбаларын вакытында чистартып, су юлын ачып куярга кирәк, ди блегечләр. Хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәү мөһим. Ни дисәң дә, табигатьнең үз кануннары.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: