Башкортстан инвестиция эшчәнлеге дәрәҗәсе һәм аның үсә барган темплары буенча Идел буе федераль округында лидер төбәкләр рәтенә керә. Катлаулы тышкы икътисади хәл һәм Русиягә карата санкцияләр басымы дәвам иткән шартларда Башкортстанда инвестицияләргә кагылышлы инициативалар өчен яңа перспективалар ачылуы, сәнәгать потенциалының гамәлгә ашырылуы һәм дус илләр белән төбәкара багланышларның үсүе турында республика Башлыгы Радий Хәбиров “Интерфакс”ка сөйләгән.
– Радий Фәрит улы, ел башы – алдагысына йомгак ясау вакыты.
– Узган ел Башкортстан өчен шактый уңышлы булды. Санкцияләр басымы дәвам итүгә карамастан, республика макроикътисади һәм социаль тотрыклылыгын саклап кына калмады, үзенең алга таба үсешен дә дәвам итте. Без республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итү буенча чыннан да амбициоз бурычлар куйдык. Узган ел нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, инвестиция өлкәсендә югары күрсәткечләрне билгеләп үтәсем килә. 2024 елның гыйнвар-сентябрь айларында төп капиталга кертемнәр күләме 24,7% үсеш белән 462,5 млрд сум тәшкил итте. Без – торак йортларны сафка кертү, ваклап сату әйләнеше, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме буенча Русия төбәкләренең беренче унлыгында. Сәнәгать җитештерүе индексы 105,4% тәшкил итте – бу ил буенча уртача күрсәткечтән югарырак. Сәнәгатьтә төп драйвер эшкәртү секторы булды, ул 8,1 процентка үскән. Без республика агросәнәгать комплексын эзлекле рәвештә модернизациялибез. Нәтиҗә буларак, безнең аграрийлар, узган елгы һава торышының катлаулы булуына карамастан, 0,8% үсеш белән 251,7 млрд сумлык продукция җитештерде. Ил масштабында бу – бик зур күрсәткеч.
Хәзер безнең алда торак төзелеше күләмнәрен арттыру бурычы тора. Русия Президенты Владимир Путин шундый максат куйды: 2030 елга без елына 4 млн. квадрат метр төзергә тиеш. Моны булдырырбыз дип ышанам. Башкортстанда узган ел 3,3 млн кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылды. 122 мең гаилә торак шартларын яхшыртты. Торак белән уртача тәэмин ителеш бер кешегә 30 кв. метрдан артык тәшкил иткән. Шунысы мөһим, 1029 ятим баланы торак белән тәэмин иттек, бу – рекордлы сан. Мондый күрсәткечләргә республиканың әле беркайчан да ирешкәне юк иде!
– Башкортстанда социаль өлкә ничек үсә?
– Төбәк җитәкчесе буларак, мин социаль өлкәдә эшебез сыйфатының төп күрсәткече итеп гомер озынлыгын арттыруны билгеләдем. Сәламәтлек саклау, демография, гаилә сәясәте өлкәләрендәге үзгәрешләр нәтиҗәсендә бу күрсәткеч үсәр дип көтәбез. Ә Президент күрсәтмәсе нигезендә 2030 елга уртача гомер озынлыгы 78 яшькә җитәргә тиеш.
Медицина ярдәме республикада яшәүчеләрнең барысына да уңайлырак һәм сыйфатлырак булсын өчен барысын да эшлибез. Быел берничә медицина учреждениесенең, шул исәптән кардиоүзәкнең яңа корпусларын, шулай ук муниципалитетларда күп кенә поликлиникалар ачарга ниятлибез.
– 2025 елда республиканың идарә итү командасы алдында нинди бурычлар тора?
– Мин һәрвакыт үз командама әйтәм: яңа елның беренче минутлары белән узган елгы уңышлар барысы нульгә тигезләшә, ә җитешсезлекләр икеләтә арта. Шуңа нәтиҗәлелекнең һәм үсешнең төп күрсәткечләре бусагасын тагын да югарырак күтәрәбез. 2025 ел нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продукты 3 трлн сумнан артып китәр, ә сәнәгать җитештерүе индексы кимендә 105% тәшкил итәр дип көтәбез.
Икътисадны инвестицион үстерү кысаларында 2025 елга максат – уңай динамиканы саклап калу һәм җиденче ел рәттән инвестицияләр үсешен тәэмин итү. Бу республика өчен моңарчы күрелмәгән тарихи казаныш булачак, 800 млрд сум чигенә чыгарга мөмкинлек бирәчәк.
Транспорт инфраструктурасын алга таба үстерү өчен яңа күперләр төзүгә федераль акчалар җәлеп итәчәкбез. Р-240 юлының Стәрлетамакны урап узу участогында капиталь ремонт эшләрен башлыйбыз. М-12 автоюлының Татарстан белән чиктәш Пермь краена кадәр участогын төзүне дәвам итәчәкбез. Моннан тыш, уңайлы мохит тәэмин итү һәм территорияләрне төзекләндерү өлкәсендә башланган проектларны төгәлләячәкбез, яңаларын гамәлгә ашыруга керешәчәкбез.
– Сез 2024 ел нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүе үсешен өстенлекле итеп билгеләдегез.
– Санкцияләргә бәйле тышкы чикләүләргә карамастан, республика җитештерүчеләре тиз җайлашалар, Русия җитештерүчеләре һәм дус илләрдәге партнерлар белән яңа кооперация чылбырлары төзиләр, яңа сату базарлары ачалар. Башкортстан сәнәгатьчеләре чит ил продукциясен үзебезнекенә алыштыру буенча да уңышлы эшлиләр.
Җиңел сәнәгать өчен чимал һәм материаллар сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплауга, шулай ук яңа җитештерү җиһазлары сатып алуга төбәк бюджетыннан 126 млн сум күләмендә субсидия карадык. 2024 елда мондый субсидияне 55 предприятие алды. Без республиканың балалар товарлары, реабилитацияләүнең техник чаралары һәм реабилитация җиһазлары, пилотсыз авиация системалары җитештерүчеләренә, шулай ук урман сәнәгатьчеләренә һәм газ заправкасы станцияләре төзүчеләренә ярдәм итү чараларын эшләдек.
– Башкортстан махсус операциядә катнашкан хәрбиләргә ярдәм итү буенча актив эш алып бара.
– Башкортстанда МХОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең 40тан артык чарасы бар. 2024 елда әлеге өстенлекле бурычны тормышка ашыруга республика бюджетыннан 13,4 млрд сум акча юнәлттек. Башкортстаннан МХОда катнашучылар шифаханә-курортта дәвалана ала, аларга консультация һәм психологик ярдәм күрсәтелә. 2024 елда гына да төбәк шифаханәләрендә 3,5 меңгә якын МХО катнашучысы дәвалану курсы узды, ә туганнарын да исәпкә алсак, бу сан 5 меңнән артып китә. Ярдәмнең мөһим өлеше – яраланганнан соң өйгә кайткан хәрбиләр өчен медицина реабилитациясе. Бу ярдәмнән меңгә якын кеше файдаланды.
Хәрби хезмәткәрләрнең балаларына аерым игътибар бирәбез. 8 меңгә якын мәктәп укучысы һәм көллият студентлары түләүсез кайнар ризык белән тәэмин ителә. 2,3 меңнән артык бала шифаханә-курорт дәвалануын узды, тагын 3 меңгә якын бала сәламәтләндерү лагерьларында ял итте.
– Русия Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә. Республиканың бу дата белән бәйле планнары нинди?
–Чыннан да, быелгы 2025 ел – үзенчәлекле. Башкортстанда тарихи вакыйгаларның истәлекле даталарына багышланган дистәләгән чараларны үз эченә алган тиешле план эшләнде.
– Туризмны, аның инфраструктура проектларын үстерү буенча нинди эшләр карала?
– Республикада ел буе рәхәтләнеп ял итәргә була. Шуңа хәзер без инфраструктураны актив үстерәбез. 120дән артык глэмпинг һәм кемпинг туристларны инде кабул итәргә әзер, ә 2020 елда аларның саны нибары 5 иде. Якындагы бурычларга килгәндә, яңа маршрутлар, автомобиль туризмын үстерүнең төбәк программасын эшлибез, тур пакетлары әзерлибез.
(Интервью кыскартып алынды. Тулысынча сылтама аша укырга мөмкин: https://www.interfax-russia.ru/volga/exclusives/glava-bashkirii-radiy-habirov-rost-investiciy-sedmoy-god-podryad-stanet-besprecedentnym-dostizheniem-dlya-respubliki)