Яңалыклар
11 март 2025, 13:11

Уфада "Арт-Корылтай" үтә

13-14 мартта “Арт-Корылтай” V халыкара мәдәни форум узачак. Ул башкалада 2021 елдан бирле республика Башлыгы Радий Хәбиров ярдәме һәм аның шәхсән катнашуы белән ел саен үткәрелә.

Уфада "Арт-Корылтай" үтәУфада "Арт-Корылтай" үтә
Уфада "Арт-Корылтай" үтә

13-14 мартта “Арт-Корылтай” V халыкара мәдәни форум узачак. Ул башкалада 2021 елдан бирле республика Башлыгы Радий Хәбиров ярдәме һәм аның шәхсән катнашуы белән ел саен үткәрелә. "Арт-Корылтай" мәдәниятне үстерү буенча фикер алышу өчен илдә иң эре мәйданчыкларның берсенәәйләнде.

Мәдәни форум эшендә мәдәният эшлеклеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре, дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, мәртәбәле кунаклар катнаша. Алар арасында Русия Оборона министрлыгының Мәдәният департаменты директоры Артем Горный, Зур Мәскәү дәүләт циркы генераль директоры, Русиянең халык артисты Эдгард Запашный, «Сириус» урта махсус музыка мәктәбе директоры (Сочи шәһәре) Вадим Руденко, «Сталинград сугышы» музей тыюлыгы директоры (Волгоград шәһәре) Алексей Дементьев, Җиңү музее генеральный директоры ярдәмчесе (Мәскәү шәһәре) Варвара Ерохина, Мәскәү Губерна драма театры директорының проект һәм гастроль эшчәнлеген үстерү буенча урынбасары Игорь Колобов-Тесля, Белгород универсаль фәнни китапханәсе директоры урынбасары Светлана Бражникова һәм башкалар бар.

Форум БР Мәдәният министрлыгы коллегиясенең утырышы белән башланып китәчәк, анда төбәкнең мәдәният өлкәсе җитәкчесе Әминә Шәфыйкова «Мәдәният» милли проектына йомгак ясаячак.
14 мартта «Бөек ил мирасы – Русиянең мәдәни суверенитеты нигезе» пленар утырышын һәм секцияләр эшен үз эченә алган эшлекле программа оештырылачак. «Арт-Корылтай» кысаларында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, оештыру комитеты җитәкчесе Урал Килсенбаев рәислегендә армия мәдәнияте көннәрен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узачак.

«Арт-Корылтай» 14 мартта Русия пианисты, «Сириус» урта махсус музыка мәктәбе директоры, Мәскәү дәүләт академия филармониясе солисты, ике тапкыр П. И. Чайковский исемендәге халыкара конкурс лауреаты Вадим Руденко концерты белән тәмамланыр.

Фото: Башинформ.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас