Яңалыклар
10 март 2025, 16:45

Уфа татарлары ифтарга җыелды

Бүген, 10 март көнне, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллеге Уфаның “Заман” ресторанында милләттәшләребезне ифтар мәҗлесенә җыйды.

Уфа татарлары ифтарга җыелдыУфа татарлары ифтарга җыелды
Уфа татарлары ифтарга җыелды

Бүген, 10 март көнне, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллеге Уфаның “Заман” ресторанында милләттәшләребезне ифтар мәҗлесенә җыйды. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Русиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Айнур хәзрәт Биргалин, Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет рәисе Азат Фәттахов катнашты. Шулай ук мәҗлестә галимнәр Марсил Фәрхшатов, Филүс Яхин һәм башка күренекле шәхесләр бар иде.

Васил Шәйхразыев катнашучыларны Рамазан ае белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Кунакларны Тәлгать хәзрәт Таҗетдин да сәламләде.

Чара эчтәлекле чыгышлар, җылы аралашу, җыр һәм моң белән үрелеп барды.

Уфа татарлары ифтарга җыелды
Уфа татарлары ифтарга җыелды
Уфа татарлары ифтарга җыелды
Уфа татарлары ифтарга җыелды
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас