Барлык яңалыклар
Яңалыклар
10 март 2025, 12:41

Бүген архивариуслар көне

10 мартта Русия архивлары көне билгеләп үтелә.  

Бүген архивариуслар көне
Бүген архивариуслар көне

10 мартта Русия архивлары көне билгеләп үтелә.

 

 Мәгълүмат һәрвакыт дөньяда төп кыйммәт булды, һәм соңгы берничә гасыр дәвамында кешелекнең документаль хәтерен архив хезмәткәрләре саклый. Аларның хезмәте нәтиҗәсендә без тарихка кагыла һәм үткәндәге вакыйгалар турында дөреслекне белә алабыз. Хәзер аеруча, һәр гаилә архивлардагы мәгълүматны кулланып, үз шәҗәрәсен өйрәнә, ата-бабаларның ничек яшәвен, нәсел тамырларын, тарихын ачыклый.

10 мартта Русия архивариуслары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр, ул аларның эшенең мөһимлеген искә төшерә.

Бу дата 1720 елда нәкъ менә шушы көнне император Петр I генераль регламентка – Русия империясендә архив эшен оештыруга нигез салган документка кул куйганга бәйле рәвештә сайланган. Шуннан бирле архивлар дәүләт идарәсенең һәм тарихи материалларны саклауның аерылгысыз өлешенә әверелде.

Фото: sosnovoborsk.pnzreg.ru

 

 

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас