Бу осталар искә алынмаган булган.
Июльнең беренче дүшәмбесендә Русиядә архитекторлар көнен билгеләп үтә башлаячаклар. Бу хактагы карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады. Бәйрәм Русия Архитекторлар берлеге һәм төзелеш министрлыгы инициативасы белән гамәлгә куелды, тәкъдимне Русия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге һәм Русия Фәннәр академиясе хуплады.
"Һөнәри бәйрәм билгеләү һөнәрнең абруен күтәрүгә ярдәм итәчәк", –дип билгеләп үтелә Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәрендә. Вице-премьер Марат Хөснуллин белдергәнчә, бу Русия шәһәрләрен үзгәртеп коруда һәм тулаем ил үсешендә һөнәрнең аерым әһәмиятен тану.
Фото: РИА Новости.