Башкортстан Гидрометеорология үзәге белдерүенчә, алдагы ял көннәрендә республикада түбән һава басымы өстенлек итәчәк. 8 мартта республика территориясеннән Төньяк Атлантика һава агымы үтәчәк. Кар явачак, аерым урыннарда юлларга кар ятачак, бозлавык, кар боткасы, урыны белән көртләр хасыйл булачак. Һава тепрературасы төнлә 5 - 10 градус салкын булса, көндез, 0,-5 градус.
9 мартта һава температурасы -9,-14 градуска кадәр түбәнәячәк, аязытканда 18 - 21 градуска кадәр суытачак. Көндез Төньяк Атлантика һава агымы янә үзе белән кар һәм җепшек кар алып киләчәк. Буранлап алачак, шул сәбәпле юлларда катлаулы хәлләр туачак. 10 мартта төнлә көйсез һава торышы сакланачак, ләкин көндез кар сүлпән явачак, көндез +2,-3 градуска кадәр җылытуы көтелә.
Фото: kaz.caravan.kz