Яңалыклар
6 март 2025, 15:19

“Сез дөньяга яңа тормыш бүләк итәсез”

Радий Хәбиров хатын-кызларны яз бәйрәме белән котлады. 

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Бүген Уфаның “Торатау” конгресс-холлында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашкан чарага МХОда катнашучыларның хатыннары һәм әниләре, күп балалы хатын-кызлар һәм үз һөнәрләрендә, сәясәттә, бизнеста, фәндә, сәнгатьтә зур уңышларга ирешкән гүзәл затлар чакырылган иде.

– Бу язгы бәйрәм матурлыкны һәм мәхәббәтне, игелеклелекне һәм назлылыкны, сөйкемлелекне һәм зирәклекне – сез, кадерле хатын-кызлар, берләштергән иң яхшы әйберләрне гәүдәләндерә, – диде Радий Хәбиров, республиканың барлык хатын-кызларын котлап. – Сез дөньяга яңа тормыш бүләк итәсез. Үзегезне балалар тәрбияләүгә, өй мәшәкатьләренә багышлыйсыз. Үзегезне иҗатта, игелекле гамәлләрдә, хәйрия эшләрендә күрсәтәсез. Шул ук вакытта күп кенә һөнәрләрдә уңышларга ирешәсез, төбәк үсешенә саллы өлеш кертәсез.

Радий Хәбиров әйтүенчә, хатын-кызлар Ватан язмышы өчен җаваплылык тоя. Ирләр аны яклаганда, хатын-кызлар берләшеп, аларның ышанычлы таянычы булдылар. Бүген тоташ республика буенча меңләгән хатын-кыз сугышчылар өчен посылкалар җыя, окоп шәмнәре ясый, маскировка челтәрләре үрә, җылы киемнәр бәйли һәм тегә, гуманитар конвойлар формалаштыруда катнашалар.

– Без хатын-кыз – волонтерларга, хәрби хезмәткәрләр, аларның якыннары, бигрәк тә сугышта һәлак булган геройларның гаиләләре турында кайгыртучыларга рәхмәт белдерәбез. Яралыларны госпитальләрдә караучы, сафка кайтырга ярдәм итүче хатын-кыз табибларга һәм шәфкать туташларына аерым “рәхмәт” әйтәбез. Илдә беренчеләрдән булып безнең хатын-кызлар үзләренең волонтер отрядларын оештырды һәм аларны яралы сугышчыларны карау өчен фронтка җибәрде, – диде төбәк җитәкчесе.

Ул хатын-кызларны бәйрәм белән котлап, ныклы сәламәтлек, иминлек, күңел җылысы, хатын-кыз, ана бәхете теләде.

– Яныгызда яраткан кешеләр булсын. Сез безгә чиксез кадерле! Бәйрәм белән! – диде Радий Хәбиров.

Бәйрәмне Башкортстанның әйдәп баручы артистлары һәм иҗат коллективлары чыгышлары дәвам итте.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас