Яңалыклар
6 март 2025, 10:52

Башкортстанда МХОда катнашучылар өчен гәзит чыгара башладылар

Ул “Үзебезнекеләргә” дип атала.

https://resbash.ru/https://resbash.ru/
https://resbash.ru/

 “Үзебезнекеләргә” (“Своим”) гәзитенең беренче саны дөнья күрде.

Гәзит республика Башлыгы Радий Хәбиров мөрәҗәгате белән ачылган. Анда ул “Үзебезнекеләргә” басмасы сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең тагын бер чарасы булачак, дип ассызыклый.

Яңа басманың төп геройлары – махсус хәрби операциядә катнашучылар. Басмага алар турында һәм алар язган материаллар, файдалы мәгълүмат әзерләнә.

Гәзит битләрендә МХО катнашучысы Русия Герое Максим Рыбаков истәлегенә, Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыкларына багышланган язмалар урын тапкан. 2023 елда үз теләге белән махсус хәрби операциягә кушылган сугышчы Станислав Лимановның шигырьләре, шулай ук башка мәкаләләр басылган, дип яза “Республика Башкортостан” басмасы.

– Материаллар рус һәм башкорт телләрендә бастырыла. Яңа басманың гамәлгә куючысы – “Үз якыннарыңа” мәгълүмат үзәге” коммерция булмаган оешмасы. Гәзит аена ике тапкыр чыгарылыр дип күзалла, – ди “Үзебезнекеләргә” басмасының баш мөхәррире Гөлназ Котыева.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас