Яңалыклар
1 март 2025, 11:10

Радий Хәбиров «Уфимская масленица» шәһәр бәйрәмендә булды

Чын-чыннан халык бәйрәме тантанасын Ленин исемендәге мәйданда оештырдылар.

Радий Хәбиров «Уфимская масленица» шәһәр бәйрәмендә булдыРадий Хәбиров «Уфимская масленица» шәһәр бәйрәмендә булды
Радий Хәбиров «Уфимская масленица» шәһәр бәйрәмендә булды

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Бәхетле балачак» мәйданчыгында уза торган «Уфаның изге эшләр марафоны» акциясендә дә катнашты. Төбәк җитәкчесе башкала мәктәп укучылары үз куллары белән ясаган сувенирларның берсен сатып алган. Уфа хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев билгеләп үткәнчә, күргәзмәне оештыручылар табышны мохтаҗ укучыларга ярдәм итүгә – даруларга, тораклары янган гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлтергә планлаштыралар.

Республика Башлыгы «Игелекле тәбикмәк» тематик мәйданчыгында да булды. Анда мөхтәрәм кунаклар коймак пешерделәр һәм аукционда саталар. Сатудан кергән акчалар исә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә бирелде. Радий Фәрит улы да үз куллары белән бәйрәм чарасының төп сыен пешерде.

Моннан тыш, Башкортстан башлыгы Ленин исемендәге мәйданда төзелгән шугалакны карады. Шәһәр халкы һәм кунаклары анда бушлай йөргәнен күзәтте. Шулай ук халык биредә тимераяк прокатыннан файдалана ала.

- Искиткеч бәйрәм, шундый чаралар булуы бик шәп. Безнең республикада бүген изге Рамазан аеның беренче көне, бүген Май чабу да. Менә шундый күпмилләтле республикада без тату яшибез, бер-беребезнең яшәешен тулыландырып гомер итәбез, - дип үз тәэсирләре белән уртаклашты журналистларга Радий Хәбиров. - Шәһәргә рәхмәт - искиткеч бәйрәм оештырдык, бик күп кунаклар. Авырлыкларга карамастан, мондый чаралар кешеләргә, бигрәк тә балаларыбызга кирәк.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: БР Башлыгы порталы.

 

Радий Хәбиров «Уфимская масленица» шәһәр бәйрәмендә булды
Радий Хәбиров «Уфимская масленица» шәһәр бәйрәмендә булды
Автор:
Читайте нас