Иртәгә календарьда яз башлана.
Бу инде чәчү турында уйлар вакыт дигән сүз. Бу уңайдан Башкортстанда уҗымнарның 90 проценты кышны яхшы гына чыккан. Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан әйтүләренчә, быелгы кышның артык җылы көннәре уҗымнар өчен уңай булмаса да, чәчүлекләрнең хәле канәгатьләнерлек, үсемлекләр һәлак булмаган.
Исегезгә төшерәбез: бездә 2025 ел уңышы өчен көздән 248,2 мең гектарга уҗым культуралары чәчелде. Аларның 195,3 мең гектарында – бодай, 48,3 мең гектарда – арыш.
Язгы культураларны 2,8 миллион гектарга чәчү планлаштырыла.