

24 февральдә Ишембай махсус уку-тәрбия учрежденеисендә Ватанны саклаучылар елы уңаеннан Беренчеләр хәрәкәте беренчел бүлеген тантаналы ачу булды.
Чарада Беренчеләр хәрәкәте, РФ Геройлары, Паралимпиада чемпионы, Эчке эшләр, Мәгариф, Фән министрлыклары, шулай ук “Ватанны саклаучылар” фондының республикадагы филиалы һәм “Русия хатын-кызлары” гомумрусия иҗтимагый-дәүләт оешмасы вәкилләре катнашты.
Тантаналы чарада балалар концерт программасы әзелрәгән иде, МХОда катнашучы яугирләргә үз куллары белән әзерләгән әйберләрне күрсәттеләр. Ватанны саклаучы яугирләрнең әти-әниләрен хөрмәтләү чараның иң матур һәм күркәм урыны булды.