Республика җитәкчесе Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллин батырлыгына багышланган һәйкәлгә чәчәкләр салды. Чарада шулай ук Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Кораллы Көчләр ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм Уфа халкы катнашты.
Башкортстан Башлыгы журналистлар белән әңгәмәдә Ватанны саклаучылар көненең мөһимлеген һәм бу бәйрәмнең тирән мәгънәсен дә ассызыклады.
- Без бу датага һәрвакыт җитди карый идек, әмма хәзер 23 февраль үзенчәлекле кабул ителә. Махсус хәрби операция шартларында без армиянең ил тормышында никадәр зур роль уйнавын һәм безнең егетләрнең ничек батырларча көрәшүен аңлыйбыз, — дип билгеләде Радий Фәрит улы. — Быел без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Моннан тыш, Русия Президенты 2025 елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте, ә республикада без бу елны МХО катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары турында кайгыртуга багышлыйбыз.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Башлыгының рәсми порталы.