🔷Бүген, ягъни 21 февральдә, Уфаның "Башкортостан" дәүләт концертлар залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы җыелыш һәм бәйрәм концерты үтте. Чара кысаларында махсус хәрби операция ветераннарына һәм катнашучыларга, һәлак булган сугышчылар гаиләләренә төрле яклы ярдәм күрсәтү өчен "Ватанны саклаучылар" юридик десантының бердәм консультацияләр көне үтте.
🔷Сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләрне "Ватанны саклаучылар" төбәк филиалы фонды, БР Адвокатлар палатасы, Русия юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлеге, БР Нотариаль палатасы, БР дәүләт юридик бюросы, БР Хәрби комиссариаты, БР клиник һәм писихотерапевт үзәге белгечләре кабул итте. Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары акча түләнү, дәүләт ярдәме чаралары һәм медицина ярдәме чаралары сораулары буенча мөрәҗәгать иттеләр.
🔷Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концертында республиканың танылган артистлары чыгыш ясады. Сәхнәдән патриотик җырлар, шигырьләр яңгырады, Русия солдатлары батырлыгына багышланган биюләр күрсәтелде.
🔷Тантаналы чараларга параллель рәвештә "Юридик десант" көнүзәк мәсьәләләрне оператив чишәргә булышты. Мөрәҗәгать итүчеләр квалификацияле консультацияләр һәм кирәкле документларны рәсмиләштерү буенча практик ярдәм алды. Оештыручылар ил һәм якыннары мәнфәгатьләрен яклап гомерен куркыныч астына куйганнарга төрле яклы ярдәм күрсәтү мөһимлеген билгеләде.
🔷Концерт залы фойесында "Әтиләр - Ватанны саклаучылар" фотокүргәзмәсе эшләде. Ул "Ватанны саклаучылар" фонды филиалы һәм БР буенча Русия халыклары ассамблеясе тарафыннан әзерләнгән. Проект Русиядә Ватанны саклаучылар елына һәм Башкортстанда МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү елына багышланган. Күргәзмә ил мәнфәгатьләрен яклаучы геройлар әтиләренең каһарманлыгына һәм патриотизмына хөрмәт күрсәтү йөзеннән оештырылган.
🔷Фотопроектны, геройларның йөзләрен мөмкин кадәр күбрәк кеше күрә алсын һәм аларның Ватанны саклауга салган өлешләрен тоя алсын өчен, республиканың төрле районнары һәм шәһәрләрендә күрсәтү планлаштырыла, .
Искә төшерәбез, "Ватанны саклаучылар" фонды филиалындагы "Ватанны саклаучы әтисе" медальләрен тапшыру вакыйгасы үтте. Сугышчылар әтиләренә "Китапларны яратып бүләк итегез" акциясе вакытында җыелган китапларны бүләк иттеләр.
Теләүчеләр өч көн эчендә акциягә кушыла ала. Җыелган китаплар МХОда катнашучылар һәм ветераннар дәвалану үткән Республика сугыш ветераннары госпиталенә тапшырылачак.
#ЗащитникиОтечества #ЗащитникиОтечестваБашкортостан #ДаритеКнигиСЛюбовью
"Ватанны саклаучылар фонды"ның БР буенча филиалы ВК челтәреннән.