Бүген Уфа вузара кампусында үткән "Яшь белгеч - киләчәк төзүчесе" форумында укучылар Русия студент отрядлары вәкилләре белән очрашты. Үсмерләр җәен ничек итеп акча эшләү, һөнәри тәҗрибә алу һәм кызыклы кешеләр белән танышу турында күп нәрсә белде.
Очрашуга җыелган 14-17 яшьлек укучыларга Русия студент отрядларында эшләү мөмкинлеге турында сөйләделәр. Чараны алып баручы, студент отрядлары җитәкчесе урынбасары Иван Шатов әйтүенчә, һәр җәй Русия төбәкләреннән 200 меңнән артык яшь кеше төрле эчшчәнлек өлкәләрендә үзләрен сынап карый.
Педагогия отрядлары- балалар сәламәтләндерү лагеренда вожатыйлар булып эшләү.
Төзелеш отярядлары - 2014 елда Сочида Олимпия уеннары объектларын төзү, "Росатом" һәм "Газпром" проектларында эшләү кебек зур төзелеш проектларында катнашу.
Проводниклар отрядлары - тимер юл составларында пассажирларны хезмәтләндерү, поездларда уңай мохит тудыру.
Транспорт отрядлары - Русия тимер юлларының структур бүлекләрендә эшләү.
Медицина отрядлары- дәваханәләрдә ярдәм күрсәтү, нигездә, медицина коллиятләре һәм университетлары студентлары өчен.
Үсмерләрнең хезмәт отрядлары 14 яшьтән алып акча эшли башлау һәм хезмәт тәҗрибәсе туплау мөмкинлеген биргән яңа юнәлеш.
Сервис отрядлары – кунакханәләрдә, рестораннарда официантлар, барменнар, җыештыручылар сыйфатында эшләү.
Авыл хуҗалыгы отрядлары – аграр өлкәдәге хезмәт: уңыш җыю, басуларны эшкәртү, ауыл хуҗалыгы культураларын эшкәртү өчен пилотсыз аппараттар белән идарә итәргә өйрәнү.
Җитештерү отрядлары – заводларда һәм предприятиеләрдә яхшы акча эшләү мөмкинлеге.
Ә акчаны, чынлап та, һәйбәт эшләргә мөмкин: 2023 елда студент отрядларында катнашучылар Башкортстанга 450 миллион сумнан артык акча китерде.
Студент отрядтары ни белән отышлы?
Отрядта эшләү – ул акча эшләү ысулы гына түгел, ә яңа күнекмәләр алу, дуслар табу һәм һөнәр сайлау мөмкинлеге дә. Безнең төбәктә хәзер 112 отрядка берләшкән 5368 катнашыучы исәпләнә.
Моннан тыш, студент отрядлары ярдәмендә бушлай эшче һөнәргә ия булырга мөмкин. Мәсәлән, булачак вожатыйлар махсус курслар үтә һәм дәүләт үрнәгендәге сертификатлар ала. Төзүчеләр хезмәт базарына квалификация белән чыга, бу аларның уңышлы эшкә урнашу мөмкинлеген күпкә арттыра.
Укытуны төбәк вузлары алып бара һәм чыгарылыш класс укучыларының күбесе аттестат кына түгел, арытабангы хезмәт карьераларында ярдәм иткән өстәмә һөнәри документ та ала.
Хәрәкәт тарихы
Студент отрядлары 1959 елда барлыкка килгән. Ул чакта Мәскәү дәүләт университеты студентлары Казахстанга чирәм күтәрүгә бара. 2004 елда хәрәкәт тергезелде һәм бүген актив үсештә. Былтыр Бөтенрусия студент отрядлары хәрәкәтенә 20 ел тулды, ә быел Башкортстан төбәк бүлекчәсе ун еллыгын билгели.
Хәрәкәттә катнашучылар махсус кием – казанышларны, вазифаны, активлыкны билгеләгән шевроннар тагылган җиңел куртка кия.
Актив булу мөһим
Форумда катнашучыларны инициатива күрсәтергә дәртләндерәләр. Алар өчен конкурслар һәм викториналар оештырылды. Атап әйткәндә, укучылар хезмәт хокуклары турындагы сорауларга җавап бирде. Өстәвенә, аларга махсус китаплар тараттылар, форумда эшләгән өчен анда баллар куелачак. Монда вакансиялар ярминкәсендә алынган бәйләнешләр, спикерга бирелгән сораулар, социаль челтәрдәге фотолар һәм форумда катнашучыларның ресурсларына язылулар исәпкә алына.
35-се мәктәптән Ильяс магазинда эшләве, әмма медицина юнәлешендә һөнәри осталык тупларга теләве турында әйтте.
– Киләчәктә хирург булырга телим. Бүгенге очрашу ошады, хезмәт хокуклары турында күп нәрсә белдем. Вузара кампуста тәүге тапкыр булдым, ул бик ошады, шунда укырга теләр идем.
Шуны ла билгеләргә кирәк, форумда катнашучыларны федераль спикерлар катнашлыгында осталык дәресләре һәм практикалар, түгәрәк өстәлләр, күргәзмәләр, шулай ук Уфаның төзелеш объектларына һәм җитештерү майданнарына экскурсиялар көтә.
Чара Русия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы булышлыгында үтә. Аның максаты – төзелеш тармагында квалификацияле кадрлар составын, эшче һөнәрләрнең кадрлар резервын булдыру, төзелеш тармагында, торак-коммуналь хуҗалыкта һәм сәнәгать җитештерүендәге һөнәрләрнең абруен күтәрү.
"Башкортостан" гәзите сайтыннан.