2024 ел азагында Русия Эчке эшләр мнистрлыгына 174 мең хезмәткәр җитмәве билгеле. Бу штат исәбенең 18,9 проценты дигән сүз. Былтыр май аенда Эчке эшләр министры Владимир Колокольцев Федерация Советында чыгыш ясаганда бу санны 152 мең дигән иде. Статистикага күз салсак, ай саен эчке эшләр органнарыннан өч мең хезмәткәр эшеннән китә. Бер генә өлкәдә дә бу кадәр эштән китү күзәтелми. Май аенда бер мең кеше киткән булса, ноябрьдә инде ул сан биш меңгә әйләнгән.
Беренче чиратта участковыйлар, ППС хезмәткәрләре китә. Шуңа бер участковыйга 5-6 участокны хезмәтләндерергә туры килә. ППСта хезмәткәрләр җитмәү 31,5 процент тәшкил итә, кайбер бүлекләрдә хәтта ул 50 процентка кадәр барып җитә. Иң кызганычы – 20 елдан артык эшләгәннәрнең эшләреннән китүе. Алар эштән киткәндә: “Күңелгә иң якын булган системаның ничек җимерелгәнен күрәсем килми”, - дигән сүзләрне әйтәләр. Шулай ук, түбән эш хакы, дәүләттән игътибар булмавы да зур роль уйный .
Чыганак: lenta.ru
Фото:Александр Казаков / Коммерсантъ