Президент грантлары фондының икенче конкурсына гаризалар 2025 елның 3 февраленнән кабул ителә башлады. Коммерцияле булмаган оешмалардан (НКО) гаризалар фонд сайтында 17 мартка кадәр Мәскәү вакыты белән 23.30 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.
Конкурста 2024 елның 17 сентябреннән дә соңрак теркәлмәгән һәм учредительләре составында власть органнары булмаган коммерцияле булмаган оешмалар катнаша ала. Әлеге бәйгедә гаризалар кабул итүнең соңгы көненә кадәр президент грантлары фонды биргән ике грантка ия булып өлгергән НКОлар катнаша алмый, чөнки ул грантларның һәркайсын 2025 елның 1 июленә кадәр файдалану күзаллана.
Конкурсның җентекле шартлары белән фонд сайтында танышырга мөмкин. Төп сорауларга җавапны ярдәм күрсәтү үзәгендә табарга мөмкин. Гаризаны тутырырга фондның социаль проектлау буенча онлайн-курсы ярдәм итәчәк.
Фонд гариза тапшыруны соңгы көннәргә кадәр калдырмаска киңәш итә, чөнки бәйгедә катнашучыларның, булган очракта,техник хаталарны төзәтергә вакытлары калмаячак.
Конкурс йомгаклары июнь аенда билгеле булачак, хупланган проектлар 1 июльдән старт алачак.
Искә тешерәбез: Башкортстан Республикасы президент грантларының беренче конкурсына тапшырылган проектлар саны буенча ил төбәкләре арасында исемлек башында тора. Башкортстан конкурста җиңүчеләр саны буенча 4 урынны били : гомум 73,4 миллион сумлык грант 46 соцпроектка бүленәчәк. Бу үткән елга караганда 7,7 млн. сумга күбрәк.
Фото: Президент грантлары фонды.