Кыш үзенең кыш икәнлеге исенә төшерде булса, кирәк: сизелерлек салкынайтып җибәрде. Алай гына түгел, бүген төнлә һәм иртән кайсыбер урыннарда градусниклар -39 градуска кадәр төшкән, диләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсеннән.
Мәсәлән, Белорет районының Мәхмүт авылында, рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, термометр баганалары -38 градус күрсәткән, ә Кыйгы районының Йосыф авылында -32 градус суык булган.
Иртәнге сәгать 5тә һава температурасы Шүлгәнташта һәм Мәләвездә -31 градус дип теркәлгән. Ә Сибайда, Акъярда һәм Зилаерда иң җылысы булган: аларда термометр баганалары уртача -16 градус күрсәткән, дип хәбәр итәләр ведомствода.
Ә сездә иртән һава температурасы ничә градус иде? Бәлки, -39 күрсәткечен үтеп киткән урыннар булгандыр?