Яңалыклар
21 Февраля 2025, 03:26

23 февраль өчен ял көне кайчанга күчерелә?

Ватанны саклаучылар көне атна ахырына туры килсә дә, февральдә өстәмә ял булмаячак. 

Быел майда русиялеләрне 23 февральне бәйрәм итү уңаеннан эшләми торган көн күчерелү сәбәпле озын яллар көтә. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Екатерина Стенякина искә төшерде.

"Чыннан да, кышның соңгы аенда озаграк ял итә алмаячакбыз. Шул ук вакытта май аенда русиялеләрне 8 майдан 11 майга кадәр каникуллар көтә”, — дип сөйләде ул.

24нче февральдә гадәти эш көне булачак. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас